Пятница, 11.07.2025, 21:45
Приветствую Вас Гость | RSS

Сайт учителя физики и информатики МБОУ "СОШ имени Р.И.Зарипова села Байлянгар" Кукморского муниципального района Республики Татарстан Хисамиева Альфреда Мунавировича

Меню сайта
Категории раздела
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 149
Статистика
Форма входа

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

Балаларда белемгә омтылыш булганда гына күрсәткечләр югары

Бүгенге көндә укучыларның төп максаты- бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, үзләре теләгән югары уку йортларына укырга керү һәм  дәрәҗәле профессиягә ия булу. Хәзерге җәмгыятькә тирән белемле, талантлы, иҗади фикерли ала торган, инциативалы, патриот яшьләр кирәк. Әлеге сыйфатларны тәрбияләүдә мәктәп һәм гаилә  хезмәттәшлеге зур роль уйный. Бары тик гаиләдә тиешле тәрбия алган һәм үз алдына максат куйган укучылар гына, мәктәпне тәмамлаганда, яхшы БДИ нәтиҗәләре күрсәтеп, югары уку йортларының ишеген киң итеп ачып керә алалар. Безнең бурыч - укучыларның тиешле максатка ирешүләре өчен һәр яклап ярдәм итү, юнәлеш  бирү, белем  алуга омтылыш тәрбияләү   һәм  алган белем-күнекмәләрне көндәлек тормышта, алга таба укуларында файдаланырга да өйрәтү.

Алга куелган максатка ирешү өчен, балада  түбән сыйныфлардан ук, физика фәненә кызыксыну уятырга, фикерләү сәләтен үстерергә кирәк.  Мәктәптә эшли башлавымның беренче көннәреннән үк балаларны кызыксындыручы тәҗрибәләргә,  физик уеннарга өстенлек бирдем һәм инде 20 елдан артык   һәрвакыт яңалыкка омтылып, һәр укучыга якын килеп, аның иҗади сәләтен ачу һәм үстерү буенча бүгенге көн тәләпләренә туры килгән шәхес тәрбияләү белән мәшгүль.

Физика фәнен өйрәнү ул – күзәтүләр, тәҗрибәләр үткәрү, фикер алышу, нәтиҗәләр чыгару һәм законнар ачу. Физиканың һәр дәресе тормыш белән бәйләнгән.   7 нче сыйныфның беренче дәресләреннән башлап, мин укучыларны төрле физик тәҗрибәләр,  приборлар, модельләр ясарга, фәнни-эзләнү эшләре алып барырга җәлеп итәм. Алар мондый төр биремнәрне зур теләк белән башкаралар һәм фикерләре белән уртаклашалар. Мәсәлән, түбәндәге биремнәрне тәкъдим итәргә мөмкин: җәяү яки техникада йөргәндә уртача тизлекне исәпләү; мензурка ясап, төрле матдәләрнең күләмен, массасын, тыгызлыгын билгеләү; аяк табаны, авыл хуҗалыгы техникаларының   туфракка ясаган басымын исәпләү, чагыштыру  һ.б.  Шулай ук дәрес темасына кагылышлы өстәмә чыгышлар әзерләү дә укучыларның  фикерләү сәләтен үстерә, үзләштергән белемнәрен тормышта кулланырга, проектлар төзергә, якларга  өйрәтә. Югарырак сыйныфларда   укучыларыбыз   Р.И.Үтәмешев исемендәге регионара “Зур фәндә Минем урыным”, “Белем җилкәннәре”, “КНИТУның Нобель өметләре”  конкурсларында үзләренең проектларын яклап җиңүләр яуладылар.

Укучыларны фәнгә җәлеп итүнең тагын бер иң мавыктыргыч алымы – ул фән атналыклары үткәрү.  Мәктәбебездә физика, математика һәм информатика атналыгы ел саен зур әзерлектә  һәм балаларның күңелендә калырлык итеп үткәрелә.   

Мәктәптәге барлык сыйныф укучылары  һәр көн дәресләрдән соң, актлар залына җыелып,  “Могҗизалар кыры”, “Математик аукцион”, “Бәхетле очрак”, “Брейн-ринг”, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уеннарында теләп, актив катнаштылар. Атналыкта үткәрелгән барлык уеннарның презентация һәм эшкәртмә- планнарын  минем сайттан - http://alfred.ucoz.ru/index/0-43  карарга һәм  алырга мөмкин.

Белемгә омтылыш тәрбияләүдә  физика кабинеты һәм андагы җиһазлар, приборлар, стендлар зур өлеш алып торалар. Укучылар андагы барлык күргәзмә материаллар белән якыннан танышалар, өйрәнәләр. Бигрәк тә укучылар белән бергә ясаган “Син физиканы беләсеңме?” дигән электрон стендта кызыксынып шөгыльләнәләр. Монда үз белемеңне тикшерү өчен физиканың төп 55 формуласы бирелгән, шуларны дөрес итеп күрсәтергә кирәк. Шулай ук   укучыларның    физика фәненнән муниципаль һәм республика күләмендә үткәрелгән олимпиада, фән-эзләнү эшләре дә   җиңү уңаеннан бирелгән диплом һәм грамоталар кабинетка ямь биреп  тора. Киләчәктә мәктәбебездә мәгарифне модернизацияләү кысаларында бирелә торган физика кабинеты комплекты булса, уку-укыту эшчәнлеген тагын да җанландырып җибәрер иде.

  “Матур мәктәп - 2010” конкурсында җиңү уңаеннан   бүләккә бирелгән мультимедиа проекторы физика кабинетында урын алды һәм семинарлар үткәргәндә бик нәтиҗәле кулланылды. Информацион-коммуникацион технологияләрне физика дәресләрендә куллану буенча   физика укытучыларының регионара семинары булды. Балтач һәм Кукмара районнары мәктәпләреннән килгән укытучылар өчен ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар күрсәтелде. Шулай ук укыту эшләре буенча директор-урынбасарларының “Белем сыйфаты күтәрүдә информацион-коммуникацион технологияләрне куллану” буенча район семинарында катнашучыларга үз тәҗрибәмне тәкъдим иттем. 2011 нче елда республиканың “Иң яхшы укытучы” грантына ия булдым.

Заманча педагогик технологияләрне системалы рәвештә куллану укучыларның уңышлы укуына, конкурсларда нәтиҗәле катнашуына, фән олимпиадаларында уңышка ирешүгә китерә. Бу максаттан үзем укыткан   физика, математика һәм информатика  фәннәренең һәр дәресенә күрсәтмә материаллар электрон вариантта сайтка тупланган. 

Укучыларымнан Шакиров Ильмир (2010),   Хисамиева Гүзәл (2011,2012),  Хисамиева Әлфинә (2013), Аминова Эльвира (2014) физика фәне буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль этабы җиңүчеләре булдылар һәм республика күләмендә дә уңышлы катнаштылар.

Физика буенча имтиханны уңышлы тапшыруның төп шарты – баланың имтиханны нигезле сайлавы, ягъни киләчәктә физикага бәйле профессия үзләштерергә омтылышы мөһим.  Имтиханнарга әзерләнгән вакытта физиканың һәр бүлеген гомумиләштереп кабатлау өчен терәк-схемалар кулланам. Алар ярдәмендә теләсә кайсы төрдәге мәсьәләләрне чишү уңайлы, укучы билгесез зурлыкларны табуны тиз күз алдына китерә. Мондый типтагы схемаларны һәр бүлекне йомгаклаганда нәтиҗәле файдаланам.

 

 

Эш тәҗрибәсе белән танышу, дәрес үткәрү, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү буенча өстәмә материаллар alfred.ucoz.ru сайтында урын алган. 

Категория: Мои статьи | Добавил: альфа (22.03.2015)
Просмотров: 1331 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Время
Поиск
Всем, всем, всем
Хостинг документов
Счетчик
счетчик посещений

Copyright MyCorp © 2025
Конструктор сайтовuCoz