Яңа стандартларга күчкәндә базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы алдына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды.
Россия педагоглары, заман таләпләрен искә алып, беренче мәртәбә буларак, укучы шәхесен формалаштыруда белем бирүне мәгънәле һәм максатлы булырга тиеш дигән фикергә килделәр. Мәгариф системасындагы шушы яңалыкларны гамәлгә ашыруда төп көч вазифасын үтәү өчен икенче буын дәүләт стандартлары төзелде.
Яңа стандартның гамәлдәгесеннән аермасы өйрәнү өчен мәҗбүри булган материалллар җыелмасында гына түгел, ә бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Ул белем бирүнең нәтиҗәлелегенә йөз тота – укучы конкрет дисциплиналар буенча белем алып кына калмый, ә аларны көндәлек тормышта, алга таба укуында файдаланырга да өйрәтә.
Икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген укучының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия. Икенче буын стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта. Билгеле булганча, яңа стандартлар уку предметының реаль тормыш белән бәйле булуын да аерым игътибарга ала. Яңа стандартлар буенча баланың алган белеме тупланып кына калырга тиеш түгел. Укучы бала алган белемнәрен тормышта иркен куллана белергә, килеп туган мәсьәләләрнең чишелешен эзли,таба белергә тиеш.
Метапредмет нәтиҗәләренә стандартларда универсал уку эшчәнлеге дип билгеләнгән гомумиләштерелгән эшчәнлек ысуллары кертелә. Алар, уку-укыту кысаларында гына куллану белән бергә, кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә танып-белү яки гамәли мәсьәләләрне хәл иткәндә файдаланылырга мөмкин. Тормыш таләбе бездән иртәге көн кешесенең үзенә юл сала алучы, мөстәкыйль карар кабул итүче һәм аны үти алучы итеп тәрбияләүне сорый. Шуңа күрә метапредмет эшчәнлек күнекмәләре формалаштыру үз эшчәнлегеңдә кыенлыкны табу, аның сәбәпләрен ачыклау, үз алдыңа максат кую, үз эшеңне планлаштыру, проектлау алым һәм ысулларын сайлау, үзконтроль ясау һәм үзбәя кую башлангыч белем бирүнең пририоритетлары булып тора. Бу таләпләр яңа стандартларның нигезен тәшкил итә. Соңгы елларда Занков, Давыдов, Гальперин һ.б. педагогларның хезмәтләрендә укыту мәсьәләләрен чишәргә ярдәм итүче дидактик принциплар эшләде.
Аларның иң төпләре:
Эшчәнлек принцибы. Традцион укытудан аермалы буларак, укучы үзе «ачкан» белем аңа җиңелрәк аңлашыла, аның фикерләрен активлаштыра, үсәргә әзерлек бирә. Дөньяны бербөтен картина итеп кабул итү принцибы. Күренешләрне утын өемнәре итеп түгел, ә бәйләнештә өйрәнергә кирәк. Дөнья (табигать- җәмгыять – кеше) бербөтен итеп кабул ителергә тиеш.
Минимакс принцибы. Мәктәп максимум белем бирә, укучы көче җиткәнчә ала.
Психологик комфорт принцибы. Укыту процессындагы стресс тудыручы факторларны бетерү, укучылар үзләрен өйдәге кебек хис итсен өчен, сәламәтлегенә зыян килмәсен өчен тырышу.
Вариантлылык принцибы. Укучыларда вариатив фикерләү үсүен күз алдында тота, ягъни бала проблема чишүнең төрле юлларын таба һәм алар арасыннан үзенә уңайлысын сайлап ала белергә тиеш. Бу очракта укучы үз хатасын тану аны трагедия итеп түгел, ә аны төзәтергә кирәк дигән сигнал итеп кабул итә. Уңышсызлыкка дучар булганда мондый мөнәсәбәт тормышта да кирәк була, яңа юллар эзләргә этәргеч була.
Яңа стандартта укыту күнекмәләре ике зур блокка — универсал блокка һәм фән блогына бүленгән. Универсал блок үзе дүрт төрле эшчәнлекне —шәхси, регулятив, танып-белү һәм коммуникатив эшчәнлекне берләштергән.
Шәхси эшчәнлек баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавын һәм кабул итүен, аның әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуны аңлауга юнәлтелгән.
Регулятив эшчәнлек танып-белү процессы белән идарә итәргә булыша. Алар гыйлем туплау мәсьәләсен кабул итү күнекмәсен, билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү, үзгәрешләр кертүне, үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирүне үз эченә ала.
Танып-белү эшчәнлеге тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерүне һәм куллануны тәэмин итә.
Коммуникатив эшчәнлек хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Укучы үз иптәшен тыңлый һәм аңлый белергә, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзенең эш-хәрәкәтен, иптәшенең эш-хәрәкәте белән чагыштыра белергә тиеш.
Укытучы һәр балага шәхси якын килеп эшләгәндә генә, бала белемне аңлап үзләштерә.Укучы каршына нинди дә булса мәсьәлә куелган икән, ул аны ни өчен чишәргә икәнен аңларга, бу мәсьәләне чишкәннән соң, эшнең соңгы нәтиҗәсен күрә белергә тиеш.
Шулай ук, укучының үз – үзен танып – белүендә үзенә билге куя белүе дә мөһим роль уйный.. Ә инде баланың үз- үзен бәяли белмәве башта уку процессында, ә аннан соң тормышта пассив һәм көчсез булуына китерә. Яңа стандартлар нигезендә балаларның белем дәрәҗәләрен бәяләү һәм аның шәхесен үстерү югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Уку фәннәре программалары билгеле бер казанышларны күзалдында тотарга тиеш. Ирешелергә тиешле нәтиҗәләргә куелган таләпләр уку материалының составын һәм күләмен билгели. Уку елында алган белемне бәяләүгә түбәндәгеләр керә:
- Билгеле бер уку фәне өлкәсендә функциональ грамоталылык параметрлары: фән буенча тупланган һәм универсал ысуллар нигезендә тупланган уку бурычларын хәл итүгә сәләтлелек; теге яки бу фән эчтәлеге буенча белемнәр;
- Алга таба белем алу өчен кирәкле төшенчәләрне бирү;
- Төрле рәвештә – текст, рәсем, таблица һәм диаграмма рәвешендә бирелгән мәгълүматны тәкъдим итә,үзгәртә һәм чагыштыра белү;
- Өйрәнелә торган объект һәм күренешләрнең уку моделъләрен эшли белү сәләте;
- Алган белемнәрне төрле тормыш ситуацияләрендә куллана белү.
Яңа стандартлар укытучыдан мәгълүмати коммуникатив технологияләр куллануны таләп итә.Компьютер технологияләрен куллану нәтиҗәсендә балалар мәгълүмат ташкынында иркен аралашырга өйрәнә, мәгълүмат алу ысулларын үзләштерә.
Белем бирүдә проектлар методын файдалану балага шәхси якын килеп укытуда нәтиҗәле технологияләрдән санала. Проект төзү эшчәнлеге мөстәкыйль фикерләүне үстерү, мәгълүмат таба белү, фаразлау, стандарт булмаган карарлар кабул итү осталыгына ия булуны күздә тота.
Мультимедиа технологияләре электрон белешмәлекләр, энцеклопедияләр, күләмле мәгълүмат чыганаклары белән эшләүгә юл ача. Укучыларның үзара ярдәмләшүен активлаштыруга юнәлтелгән эш формасы буларак эшчәнлекне төркемнәрдә оештыру уңай нәтиҗәләр бирә. Укучылар бер – берсе белән аралашып, бер – берсенең фикерен тыңлап, үз – үзләрендә мөстәкыйльлек сыйфатлары булдыралар, шулай итеп, алар үзүсешкә ирешә.
Проблемалы укыту технологиясе куллану нәтиҗәсендә балаларның фикерләү сәләте камилләштерелә. Укытуның традицион системасында булган иң яхшы алым, методларын кулланып һәм үстерә барып эшләгәндә генә инновацион технологияләр яхшы нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итә.
|