(Слайд 1) Талантлы балаларны ачыклау һәм теләктәшлек күрсәтү, физика дәресләрендә сәләтле балалар белән комплекслы эш алып бару.
Бүгенге җәмгыятькә сәләтле, тирән белемле, эшлекле, талантлы шәхесләр кирәк. Мәгариф өлкәсендәге җитди үзгәрешләр, укыту программаларын сайлап алу мөмкинлеге, фәннәрне тирәнтен өйрәнү балаларның табигый сәләтен үстерүгә, чын мәгънәсендә талантлы шәхесләр тәрбияләүгә юл ачты. Билгеле, укучы фәннәрнең барысын да бертигез дәрәҗәдә үзләштерә алмый. Ләкин төрле фәннәр арасыннан берсе аеруча кызыксынып, яратып өйрәнелә. Балаларның нәрсәгә сәләтле булуларын, кызыксынуын игътибарсыз калдырырга ярамый. Сәләтне үстерү өчен тиешле шартлар булдыру әһәмиятле. Чөнки сәләт бары тик дөрес оештырылган эшчәнлектә генә үсә.
(Слайд 2) Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри: "Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора,” – дигән. Чыннан да билгеле бер эш белән җитди һәм эзлекле шөгыльләнгән баланың сәләте тиз ачыла, кызыксынучанлыгы арта. Безнең мәктәптә сәләтле балалар белән эш махсус программа нигезендә буенча алып барыла. Һәр укытучының сәләтле балалар белән эшләү планы, максаты, бурычлары бар.
(Слайд 3) Сәләтле укучылар белән эш
Максат:
1. Сәләтле укучыларны ачыклау, аларның иҗади эшчәнлегенә кирәкле шартлар тудырып талантын үстерү
2. Гаиләнең тәрбияви мөмкинлекләрен өйрәнеп сәләтле балалар белән эш алып бару, аларның үсешенә этәргеч булырлык эш алымнары куллану.
Бурыч:
1. Шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып һәр укучыны актив акыл эшчәнлегенә тарту, иҗади сәләтен үстерү.
2. Укыту-тәрбия эшләрен оештырганда заманча укыту технологияләрен, алдынгы укытучыларның эш тәҗрибәләрен өйрәнеп файдалану.
3. Фәннәрнең кешелек практикасындагы әһәмияте турындагы күзаллауны үстереп укучыларны алган белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтү.
(Слайд 4) Сәләтле укучылар белән эшләү планы
-
Мәктәп буенча сәләтле укучыларны барлау.
-
Класс җитәкчеләре белән киңәшләшеп аларның исемлеген булдыру.
-
Сәләтле балалар белән эшләү өчен эш планы төзү, дидактик материаллар, методик әдәбият тупланган папкалар булдыру.
-
Сәләтле укучылар белән эшне оештыру.
-
Укучыларны олимпиадаларга әзерләү.
-
Укучыларның кызыксынучанлыкларын исәпкә алып төрле түгәрәкләр оештыру, аларны түгәрәкләргә тарту.
-
Мәктәп күләмендә фән олимпиадалары үткәрү.
-
Мәктәп олимпиадаларында 1-2 нче урынны алган укучыларны район олимпиадаларына әзерләү.
-
Класстан тыш чаралар оештырганда сәләтле укучыларның фикерләрен, кызыксынучанлыкларын исәпкә алып яңа төр эш формалары булдыру.
-
Ел дәвамында дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда сәләтле укучылар белән индивидуаль эшләүне оештыру, БДИга әзерләнү.
-
Укучыларның мәсьәләләр чишү алымнарына контроль ясау.
-
Югары уку йортларына керергә әзерләнү өчен программалар һәм сораулар белән танышу, мәсьәләләр чишү.
Укучылар өчен конкурслар, бәйге-ярышлар, фәнни-гамәли конференцияләр, олимпиадалар оештырыла. Укучыларның ни дәрәҗәдә белемле булуын, иң сәләтлеләрен ачыклау максатыннан төрле фәннәрдән олимпиадалар уздыру матур традициягә әверелде. Олимпиадага әзерләнү һәм анда катнашу белем алуда зур әһәмияткә ия. Чөнки олимпиадалар укучыларның танып белү активлыгын камилләштерергә һәм үстерергә, фәнни-популяр һәм башка төр өстәмә әдәбият белән җентекләп эшли белергә ярдәм итә. Бәйге-ярышларда катнашу тырышлык, максатка омтылучанлык, мөстәкыйль фикер йөртә белү кебек мөһим шәхси сыйфатлар тәрбияләргә дә булыша.
(Слайд 5) Соңгы 3 елда район күләмендә үткәрелгән фән олимпиадаларында яуланган күрсәткечләр дә куанычлы .
2007-2008 ел Шакиров Ильмир, 9 сыйныф -3 урын 2007-2008 ел Вахитов Фәнзил, 10 сыйныф -2 урын 2008-2009 ел Вахитов Фәнзил, 11сыйныф - 3 урын 2008-2009 ел Шакиров Ильмир,10 сыйныф -5 урын 2008-2009 ел Назмутдинов Рүзәл, 9 сыйныф -4 урын 2009-2010 ел Хисамиева Гүзәл, 8 сыйныф 1 - урын 2009-2010 ел Назмутдинов Рүзәл10 сыйныф 4 - урын 2009-2010 ел Шакиров Ильмир, 11 сыйныф 1 - урын (Слайд 6 ) Хисамиева Гүзәл 8 нче сыйныфтан физика фәне буенча район күләмендә үткәрелгән олимпиада һәм Интеллектауль чемпионатта 1 нче урынны яулады. Фәнни-тикшерү һәм иҗади эшләр конкурсында "Зур фәндә минем урыным” конференциясендә чыгыш ясап "Иң яхшы ИКТ кулланылган проект” исеменә лаек булды, "Юный программист” конкурсының "Презентация” номинациясендә уңышка иреште.
Шакиров Ильмир 2009-2010 уку елында физикадан республика предмет бәйгесендә һәм 2008-2009 елда республика "Юный программист” конкурсының "Презентация” номинациясендә катнашып яхшы нәтиҗәгә иреште. 2008-2009 уку елында 8 укучы, 2009-2010 уку елында 2 укучы физикадан бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшырып төрле югары уку йортларына укырга керделәр.
(Слайд 7) Сәләтле балалар белән эшләгәндә, яңа мәгълүмати технологияләрдән файдаланып, аерым эш планы булдырырга, балаларга иҗади биремнәр әзерләргә һәм мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр системасын булдырырга кирәк. Укытучы үзе дә, балалар да иҗади эзләнергә тиеш. Шул максаттан чыгып мин дәресләрдә 7 нче сыйныфтан башлап иҗади биремнәргә, мөстәкыйль эшләргә зур игътибар бирәм. Көндәлек дәрес планнарын компьютерда җыеп, сәләтле балалар өчен аерым биремнәр, мәсьәләләрне туплап, тамгалап барам. Дәрестә үтелгән материал буенча, барлык укучыларга да сәләтенә карап, "7-9 сыйныфлар өчен физикадан мәсьәләләр җыентыгы”ннан төрле катлаулылыктагы күнегүләр, лаборатор эшләр вакытында өстәмә биремнәр бирәм. Мәсәлән: Җисемнең күләмен үлчәү приборы "мензурка” ясарга, авырлык (масса) үлчәү приборы "динамометр” ясарга. Төрле җисемнәрнең тыгызлыгын билгеләү, үзеңнең тизлегеңне үлчәү, аяк киеме табанының җиргә ясаган басымын исәпләү буенча фәнни-тикшерү эшләре.
(Слайд 8) Әкеренләп укучылар катлаулырак эзләнү эшләренә тартылалар. Иншалар, докладлар, кроссвордларны укучылар бик теләп язалар, иҗат итәләр. Физика атналыкларында теләп катнашалар. Югары сыйныф укучылары белән күбрәк басым мәсьәләләр чишүгә, БДИ га әзерләнүгә ясала. Укучылар белән эшләү өчен, әлбәттә, гамәлдәге дәреслекләр генә җитми, бик күп өстәмә материал, электрон дәреслекләр таләп ителә. Укытучыга фәнни-популяр журналлардагы язмалар белән даими танышып барырга кирәк. Шулай ук интернетта зур ярдәм итә. Сәләтле балалар белән эшләгәндә кулланыла торган әдәбиятнең кыскача исемлеген тәкъдим итәм, үзем эш тәҗрибәмдә күбрәк шуларга таянам. (Слайд 9) Безнең республикада нинди генә кыенлыклар булса да, талантлы, сәләтле балалар беркайчан да читтә калмый. Без дә мәктәптә укучыларга уңышка ирешү һәм иҗат итү өчен шартлар тудырырга тырышабыз. Һәр укучының дөньяга, фәнгә, мәдәниятка үз ачкычын табуы мөһим. Бары тик сәләтле балалар белән эшләгәндә генә укытучы үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә, белемен тирәнәйтә.
Хөрмәтле укытучылар! Сезне яңа уку елы белән тәбрик итәм. Яңа бурычларны хәл итүдә иҗади хезмәт, сәламәтлек, уңышлар телим.
|