Понедельник, 14.07.2025, 22:30
Приветствую Вас Гость | RSS

Сайт учителя физики и информатики МБОУ "СОШ имени Р.И.Зарипова села Байлянгар" Кукморского муниципального района Республики Татарстан Хисамиева Альфреда Мунавировича

Меню сайта
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 149
Статистика
Форма входа

Главная » 2016 » Февраль » 25 » Байлангар мәчетен үзгәртеп коруда ярдәм кирәк
22:13
Байлангар мәчетен үзгәртеп коруда ярдәм кирәк

    Хөрмәтле авылдашлар! Авылыбыз Байлангарда Аллаһ йорты - мәчетебезне үзгәртеп кору (яңарту, җылыту, зурайту) эшләрен башлап җибәрдек. Бу эшләрнең төп өлешләрен киләсе җәйдә башкарып, Корбан гаетенә өлгертү бурычы куйдык. Мәчетләр элек-электән халык хисабына (эшмәкәрләр, сәүдәгәрләр, фермерлар) салынганнар, төзекләндерелгәннәр һәм тотылганнар. Без дә ниятләгән эшләребезне башкарганда авылдашларга һәм авылыбызда туып-үсеп, бүгенге көндә читтә яшәүче авылдашларыбызның матди ярдәмнәренә өмет итәбез. Аллаһка шөкер, кирәкле сумманың бер өлеше бу эшләргә битараф булмаган авылдашлардан туплана башлады. Ярдәм итәргә теләгәннәргә көчләреннән килгән сумманы авыл мәчетенә яисә мәчет кассиры Фазлыйәхмәт Кәримуллинга тапшырырга була. Шулай ук акчаны банк аша да күчерергә мөмкин.

Банктагы реквизитлар: п.г.т. Кукмор, ул. Ленина, д.11А     ПАО   «Татфондбанк»

ИНН 1653016914        КПП 165801001        БИК  049205815         К/С   30101810100000000815       р/с  40703810800000000962

Местная мусульманская религиозная организация – Приход д. Байлянгар мухтасибата Кукморского района Централизованной религиозной организации – Духовного управления Мусульман Республики Татарстан ИНН 1623006242

      Без, мәчет әһелләре, үз чиратыбызда сәдака хуҗаларына иман байлыгы, сәламәтлек, гаилә бәхете, балаларыгызның, оныкларыгызның игелекләрен сорап, һәм шулай ук авылыбыз зиратында җирләнгән якыннарыгызның рухларына багышлап, аларга Аллаһтан дөньялыктагы гөнаһларын ярлыкауны сорап җәмәгать догасы кылырбыз. Шушы уңайдан бу эшләрне башкару өчен зур күләмдә төзелеш метериаллары белән ярдәм иткән авылыбыз эшмәкәрләре Фәиз Кәримуллин һәм Рәдиф Галимуллиннарга, аларның гаиләләренә олуг рәхмәтләребезне белдерәбез. Аларга иман байлыгы, ныклы сәламәтлек, эшләренең уң булуларын телибез. Байлангар авылы имамы Габделфәрт хәзрәт.

Просмотров: 509 | Добавил: альфа | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Календарь
«  Февраль 2016  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
29
Время
Поиск
Всем, всем, всем
Хостинг документов
Счетчик
счетчик посещений

Copyright MyCorp © 2025
Конструктор сайтовuCoz