Пятница, 23.01.2026, 15:08
Приветствую Вас Гость | RSS

Сайт учителя физики и информатики МБОУ "СОШ имени Р.И.Зарипова села Байлянгар" Кукморского муниципального района Республики Татарстан Хисамиева Альфреда Мунавировича

Меню сайта
Категории раздела
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 149
Форма входа

Каталог файлов

Главная » Файлы » Мои файлы

Физикадан сыйныфтан тыш чараларда яңа технологияләр куллану
[ Скачать с сервера (2.80 Mb) ] 05.01.2015, 20:28

Физика - кызык, физика – күңелле

Без – булачак физиклар

    Әлеге уен 8 сыйныфта физикадан “Җылылык күренешләре. Матдәнең агрегат халәте үзгәрү” дигән темаларны үзләштергәннән соң үткәрелә. Аның максаты  укучыларның әлеге теманы өйрәнү барышында алган белемнәрен ныгытудан һәм гомумиләштерүдән, аларда физика фәненә кызыксыну уятудан, фикерләү сәләтен үстерүдән гыйбәрәт.

Уен-дәрес вакытында төркемләп эшләү алымы кулланыла. Бу балаларның бердәмлегенә, бергәләп фикерләшә белергә өйрәнүгә китерә. Балаларның активлыгы, кызыксынучанлыгы арта, аларның аралаша белү күнекмәләре үсә.

Уен барышы.

  Исәнмесез, хөрмәтле укучылар! Әйдәгез бүгенге уеныбызда   катнашучы командалар белән танышып үтик. ( Һәр команда үзе белән таныштыра, эмблемасын, капитанын тәкъдим итә.)

Инде хәзер уеныбызның тәртибе белән таныштырып үтим. (слайдлар).......

 

Физика алтыны

Исәнмесесез хөрмәтле укучылар!

   Бүгенге безнең уен “ Физика алтыны” дип атала, ягъни телевизор экраннарында яратып карый торган “Золото форт Боярд” уенына охшаган.

Уенның темасы : “ Табигатьтәге көчләр”.

Уен тәртибе:   Әлеге уен IX яки X сыйныфларда “Табигатьтә көчләр”, “Ньютон законнарын куллану” темаларын өйрәнгәннән соң, белемнәрне гомумиләштерү максатыннан уздырыла. Һәр командада 6 укучы.  Ике команда төрле сынаулар үтеп “физика алтынын” табарга тиешләр. Һәр уенда җиңгән командага хәзинә ачкычы, хәрефләр бирелә. Кайсы команда беренчерәк булып хәрефләрдән сүзне төзи шул команда җиңүче була һәм хәзинәгә үтә ала.

 Командалар уеннга әзерме? Башлыйбыз. “ Поспорту”.

(Презентация ачыла. Уен этаплары белән таныштырыла)........

Категория: Мои файлы | Добавил: альфа
Просмотров: 789 | Загрузок: 35 | Рейтинг: 3.0/3
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Время
Поиск
Всем, всем, всем
Хостинг документов
Счетчик
счетчик посещений

Copyright MyCorp © 2026
Конструктор сайтовuCoz